Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.02.2016

Рөстәм Миңнеханов ТР Тукай районында “Ханов” крестьян-фермерлык хуҗалыгында булды

Рөстәм Миңнеханов ТР Тукай районында “Ханов” крестьян-фермерлык хуҗалыгында булдыТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Тукай муниципаль районына сәфәр кыла.

Татарстан башлыгы эш сәфәре кысаларында берничә авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Ул беренче булып Мәләкәс авыл җирлегенең Калинино авылында яшәүче Ринат Хановның крестьян-фермерлык хуҗалыгында булды. Анда ул ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатуында гаилә кошчылык фермасын карады.

Рөстәм Миңнехановка  2 айлык 35 мең баш чеби үстерелә торган корпусны күрсәттеләр. 2015 елда Ханов крестьян-фермерлык хуҗалыгы 232 мең баш кош үстергән һәм 435 тонна ашлык җыеп алган. Гомумән, хуҗалык үсемлекчелек һәм кошчылык өлкәсендә махсуслашкан.

2011 елда терлекчелек фермаларына юл салу программасы буенча бетон капланган 350 метр юл салынган, ә 2012 елда Ринат Ханов гомуми бәясе 9,5 млн сумлык 2 бина төзегән, аның 3,5 млн сумы “Гаилә фермасы” программасы буенча.

Бүген хуҗалыкта кош фермасы 5 бүлектән тора. Чебиләрне 3,5 айга кадәр үстерәләр, аннары кешеләргә саталар. Халык тавык, бройлер, үрдәк, каз бәбкәләрен дә ала. Кошлар Чиләбе, Свердловск, Владимир өлкәләре, Мари Эл, Удмуртия, Башкортстан республикалары һәм башка төбәкләргә дә китә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20