Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.08.2015

Рөстәм Миңнеханов ТР Югары Ослан, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнарына сәфәр кыла

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Югары Ослан, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнарына сәфәр кыла.
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында муниципаль районнарда социаль объектларда булачак, шулай ук кырлардан уңышны җыеп алу кампаниясе барышы белән танышачак, механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашачак.
Шулай ук, Рөстәм Миңнеханов Югары Ослан авылында “Чемпион” универсаль спорт залын ачу тантанасында катнашуы, аннары 120 урынга исәпләнгән “Кояшкай” балалар бакчасы төзелеше барышы белән танышуы планлаштырылган.
ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы һәм аны озатып йөрүче затлар Кайбыч муниципаль районында кырларны караячак һәм уңышны җыеп алу кампаниясе барышы белән танышачаклар, «Казаньзернопродукт» ААҖ нең филиалы “Кулангин икмәк кабул итү предприятисе” элеватор комплексында булачак. 
Кама Тамагы муниципаль районында республика лидеры кадет мәктәп-интернатында ремонт барышы белән танышачак, дип белдерә ТР Преиденты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20