Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.07.2015

Рөстәм Миңнеханов ТР Үзәк сайлау комиссиясенә муниципаль депутатлар имзаларын тапшырды

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген, республика Президентына кандидатлардан беренче булып, ТР Үзәк сайлау комиссиясенә муниципаль депутатлар имзаларын тапшырды һәм Федерация Советына кандидатуралар исемлеген тәкъдим итте.


Шуны билгеләп узыйк: муниципаль берәмлекләрнең 405 депутаты Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш биргән. Аның кандидатурасын хуплаган депутатлар арасында барлык 43 район, 2 шәһәр, 60 шәһәр һәм авыл җирлекләре вәкилләре бар.

Әйтергә кирәк, депутатлар Татарстан Президентына бары тик бер кандидат өчен генә тавыш бирергә хокуклы. “Муниципаль фильтр” узмаган кандидатлар сайлау алды узышыннан төшеп кала. Закон нигезендә, Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, Федерация Советына Татарстаннан 3 кандидаттан торган исемлек тапшырды. Бу ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, хәзерге сенатор Сергей Батин һәм РФ Президенты каршындагы эчке сәясәт буенча идарәнең экс-башлыгы Олег Морозов. Сенаторны алмаштыру – төбәк башлыгын сайлаганда зарури процедура. Татарстаннан сенатор кандидатурасы Татарстан Президенты инаугурациясеннән соң шундук билгеләнәчәк (аны сайлап алганнан соң ай дәвамында). Искәртеп узабыз, ТР Президентын сайлау 13 нче сентябрьдә узачак. Соңгы тапкыр төбәк башлыгын турыдан-туры сайлаулар 14 ел элек – 2001 нче елда үткәрелгән булган.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова журналистларга шәрехләп узганча, Сайлау кодексы таләбе буенча, ТР Президентына кандидат теркәү өчен 386 имза тапшырырга тиеш, шул ук вакытта аларның саны 5 проценттан артмаска да тиеш. Шул рәвешле, бүген “Бердәм Россия” партиясеннән Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы өчен тавыш биргән муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының 405 депутатының имзасы тапшырылды. “Әлеге имзалар эшче төркем тарафыннан тикшереләчәк, моңарчы тапшырылган документларны да эшче төркем җентекләп тикшерде. Имзаларын куйган һәм аларны нотариус аша раслаган депутатлар исемлеге өч көн дәвамында Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урын алачак. Шулай ук, документлар тикшерелгәч, якынча 10 көннән, комиссия утырышта ТР Президентына кандидатны теркәү яки кире кагу турында карар кабул итәчәк”, - дип белдерде Надежда Борисова. Аның әйтүенчә, имзаларны җыю, документны рәсмиләштерү тәртибе закон таләпләренә җавап бирергә тиеш. Ул депутатның берьюлы ике кандидат өчен тавыш бирә алмавын да искәртте, бу хәл була калса, тавыш имзаларны беренче булып тапшырган кандидатта калачак.

("Татар-информ") 


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20