Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.03.2015

Рөстәм Миңнеханов Тәһранда Ш.Бәхәшти исемендәге университетта булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына эш сәфәре кысаларында Тәһранда Ш.Бәхәшти исемендәге университетта булды.

Рөстәм Миңнеханов югары уку йортының уку-укыту программалары белән танышты, территориясен, уку корпусларын карап чыкты.

Ш.Бәхәшти исемендәге университетка 1959елда Иранның Милли университеты буларак нигез салынган һәм аның составында 2 факультет булган. Хәзер университет 199 бакалавриат программасын, 632 магистрат программасын һәм 257 PhD программасын гамәлгә ашыра, аларда 17,5 мең кеше белем ала, шул исәптән бакалавриат программалары буенча – 8,6 меңнән артык кеше, магистратурада – 7,3 мең, аспирантурада (PhD) – 1,5 меңнән кешедән артык.

Университетта 18 факультет бар – электротехника һәм исәпләү техникасы, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы, менеджмент һәм бухучет, биологик фәннәр, икътисад һәм сәяси фәннәр, инженер механикасы һәм энергетик системалар, су һәм инженер экологиясе, геологик фәннәр, хокук, әдәбият һәм гуманитар фәннәр, математика, атом төш инженериясе, физик тәрбия һәм спорт, психология һәм мәгариф.

Факультетлардан тыш, 6 тикшеренү институты эшли - Әйләнә-тирә мохит фәннәре институты, Гаилә тикшеренүләре институты, Үсемлекләр һәм дарулар институты, Кеше мие һәм когнитив фәннәр институты, Лазер һәм плазма тикшереүләре институты: җепсел оптика, магнитооптика, бозмый торган тестлаштыру, полимерлар һәм фотониканың органик материаллары, лазер спектроскопия, шулай ук Коръән турында тикшеренүләр институты. Шулай ук университетта 9 тикшеренү үзәге бар.

Рөстәм Миңнеханов университет җитәкчелеге белән әдәбият һәм гуманитар фәннәр факультетында, шулай ук Лазер һәм плазма тикшереүләре институтында булды, анда ул Иран галимнәренең соңгы эшләнмәләре белән танышты.

Ш.Бәхәшти исемендәге университет ишегалдында Татарстан Республикасы югары уку йортында булу истәлегенә кедр агачы утыртты.

Рөстәм Миңнеханов төрле юнәлешләр буенча белем алучы татар һәм башкорт студентлары белән очрашып сөйләште.
Искәртәбез: 2014 елның сентябрендә К(И)ФУ Ш.Бәхәшти исемендәге университет белән хезмәттәшлек турында килешү имзалаган иде. Елына 10 аспирант алмашу, уртак фәнни чаралар уздыру, студентларны эксперименталь физика буенча җәйге курсларга чакыру планлаштырылган. Иран ягы КФУда стажировка узу өчен кандидатлар исемлеген раслый.

Ш.Бәхәшти исемендәге университет җитәкчелеге белән сөйләшү барышында Рөстәм Миңнеханов үз ягыннан Иран студентларының Казан федераль университетында укулары өчен грантлар санын арттырырга тәкъдим итте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20