Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.04.2015

Рөстәм Миңнеханов Төркия Премьер-министры белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әнкарага эш взиты кысаларында Төркия Премьер-министры Әхмәт Давутоглу белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Төркия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Карлов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан делегациясенең башка вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Очрашуны ачып, Әхмәт Давутоглу Рөстәм Миңнехановны һәм Татарстан делегациясе вәкилләрен сәламләде. Ул билгеләгәнчә, Татарстан белән мөнәсәбәтләр Төркия өчен бик әһәмиятле. Шулай ук ул алга таба да ике яклы хезмәттәшлекне дәвам итү кирәклеген ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан өчен Төркия белән мөнәсәбәтләрдә сәламәтлек саклау, урта һәм кече бизнес өлкәләрендә хезмәттәшлек итү алгы планда булуы турында әйтте. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Казан мэры һәм Әнкара Тугандаш багланышларны үстерү программасын имзаладылар. Бу Татарстан һәм Төркия арасында багланышларны ныгытуга яхшы этәргеч булачак, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20