Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.05.2015

Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты

 ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты. Чара Әнкарада Төркия Республикасы башлыгы резиденциясендә узды.

Очрашуда яклар киләчәктә Татарстан-Төркия стратегик хезмәттәшлеген ныгыту һәм уртак проектларны үстерү перспективалары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов Рәҗәп Тайип Эрдоганга Татарстан делегациясенең Әнкарага эшлекле сәфәре нәтиҗәләре турында сөйләде. Аерым алганда, Төркиянең бизнес-секторы белән очрашуы һәм җәмәгать өчен шәһәр киңлеген төзекләндерү технологияләре белән танышу турында сүз барды.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган сәүдә-икътисад, инвестиция һәм сәнәгать өлкәләрендә элемтәләрне үстерү юлларын карадылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20