Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.04.2015

Рөстәм Миңнеханов: “Төркия Татарстанның төп тышкы икътисадый партнеры булып кала”

Рөстәм Миңнеханов: “Төркия Татарстанның төп тышкы икътисадый партнеры булып кала”Төркия Татарстанның төп тышкы икътисадый партнеры булып кала. Кичә бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Бөек милли җыены Рәисе Җәмил Чичек белән очрашуда хәбәр итте. Чара Казан Кремлендә узды. 

Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Төркия делегациясе вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Соңгы берничә ел эчендә Татарстан белән Төркия үзара ышанычлы һәм файдалы мөнәсәбәтләр урнаштырды, диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә, 2011 елда Казанда Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясе утырышы узды, анда хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнде. Ел азагында Татарстан Россия-Төркия хезмәттәшлек советы утырышын югары дәрәҗәдә уздырырга җыена, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
«Төркия бизнесы бездә беренче урынны алып тора. Сүз 280 предприятие турында бара. Чит ил инвестицияләренең 26 проценты Төркиядән килә», - диде Рөстәм Миңнеханов. Республикада, шул исәптән «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә күп кенә Төркия производстволары ачылды, дип ассызыклады ул.
Татарстан Төркия Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм бизнес-бергәлекләре белән тыгыз хезмәттәшлектә, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов. Анкарадан «Бигеш» аэропортына туры авиарейс булу, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, багланышларны тагын да ныгытачак.
Аннары Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә эшчәнлек алып баручы Төркия компанияләре турында сөйләде. Казанда урнашкан «Эфес» сыра заводы – Татарстанның иң эре салым түләүчеләреннән берсе. Ә «ГАМА» предприятиесе Казан ТЭЦ-3ын модернизацияләүдә катнаша.
Бүген хезмәттәшлек парламентара дәрәҗәдә дәвам итә, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән Төркия Республикасы Бөек милли җыены арасында Төрле яклы хезмәттәшлекне киләчәктә киңәйтү турында меморандумга имза салынды, диде Рөстәм Миңнеханов. «Безнең Төркия белән тыгыз хезмәттәшлегебез 5 ел элек башланды, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм Татарстан парламентарийлары моңа зур өлеш кертте».
Бүген Россия икътисадына Төркия инвестицияләре 10 млрд доллар тәшкил итә, шулардан 1,5 млрд доллары Татарстан Республикасына туры килә, диде Төркия Республикасы Бөек милли җыены Рәисе.
Җәмил Чичәк Рөстәм Миңнехановка Төркия инвесторларына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
Төркия Россия белән хезмәттәшлекне киңәйтергә тели һәм әзер, диде Җәмил Чичек. Ул ассызыклаганча, Төркия Россиягә каршы уздырылучы Көнбатыш санкцияләрен хупламый.
«Татарстан безнең өчен - Россия белән Төркияне тоташтыручы күпер. Безнең тарихыбыз уртак”, - диде Җәмил Чичек.
Җәмил Чичек белдергәнчә, Төркия Республикасы дәүләт хакимияте органнары визитлары киләчәктә дә дәвам итәчәк. «Бу визитлар безнең өчен яңа мөмкинлекләр ача», - диде Төркия Республикасы Бөек милли җыены Рәисе.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмте хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20