Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.04.2015

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең "Doga Group" компаниясе вәкилләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркиянең "Doga Group" компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Президенты резиденциясе Казан Кремлендә узды. Яклар анда мәгариф һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

"Doga Group" компаниясе вәкилләре белдергәнчә, хәзер компания Россия Федерациясе территориясендә проектларны инвестицияләүнең төрле вариантларын өйрәнә. Россия төбәге буларак Татарстан Республикасы - өстенлекле территорияләр исемлегендә. Компания мәгариф һәм сәнәгать системасына инвестиция кертү яклы.
Бүген очрашуда Татарстаннан ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. катнаша, дип хәбәр итә ТР Президенты матубгат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20