Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.08.2015

Рөстәм Миңнеханов ТРның Азнакай һәм Мөслим районнарында эш сәфәрендә булды

Рөстәм Миңнеханов ТРның Азнакай һәм Мөслим районнарында эш сәфәрендә булды ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТРның Азнакай һәм Мөслим районнарында эш сәфәрендә булды. Сәфәрнең төп максаты кырлардагы урак өсте барышы белән танышу иде. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов социаль объектлар ачылышында да катнашты. Әйтик, ТР лидеры Азнакай шәһәрендә "Чатыртау арена" универсаль спорт залын ачу тантанасында булды. Спорт комплексы волейбол, баскетбол, мини-футбол, кул сугышы һәм көрәш буенча өйрәнү-күнекмә чаралары үткәрү өчен төзелгән. Бинада бер үк вакытта 284 тамашачы һәм 4 төркем спортчы була ала. 2 катта тренажерлар залы урнашкан (29 снаряд).

Аннары Рөстәм Миңнеханов 50 урынга исәпләнгән "Әллүки" балалар бакчасын ачты. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 2 төркем эшли ала: 1 төркем 1-3 яшьлек (25 урын) һәм урта төркем 3-7 яшьлек (25 урын) балалар өчен. Бинада музыка-спорт залы, методик, медицина һәм кабинетлары,  ризык әзерләү блогы, кер юу бүлмәләре бар. Территориядә ике уен уен мәйданчыгы урнашкан. Биредә сәнгать-эстетик һәм спорт-сәламәтләндерү юнәлешендәге өстәмә белем бирү хезмәтләрен оештыру да ниятләнә. Балалар бакчасы Азнакай шәһәренең "Яңа Юл" микрорайонында төзелгән, анда 2800дән артык кеше яши. Әлеге объект эшли башлагач, микрорайонда балалар бакчасына чират проблемасы хәл ителәчәк.

ТР лидеры Мөслим районында Вәрәшбаш авылы янында урнашкан «Шангараев Д.М.» КФХның яңа нәсел репродукторында булды. Корпус 38 мең башка исәпләнгән (32 мең баш тавык һәм 6 мең баш әтәч), елына 9 млн 632 мең данә йомырка җитештерелә ала. Объектны төзү өчен 47,5 млн сум акча тотылган. Комплекс агымдагы елның августында файдалануга тапшырылган, ул 3 елда үзен аклар дип көтелә.

Район үзәгендә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы 140 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасын ачуда катнашты. "Күбәләк" балалар бакчасы структурасында 6 төркем эшләячәк. Әлеге учреждение мәктәпкәчә белем бирүгә федераль дәүләт стандартларын үзләштерү буенча республика эксперименталь мәйданчыгы булачак.

Аннары Рөстәм Миңнеханов "Агромастер" җитештерү компаниясенең яңа җыю цехы эшчәнлеге белән танышты. Предприятие 140 төрдән артык авыл хуҗалыгы машиналары: чәчү комплекслары, диск агрегатлары, дисклы культиватор, дисклы чәчкеч һәм трактор прицеплары җитештерә. Яңа махсус җыю цехы продукция җитештерүне 30 процентка арттырырга мөмкинлек бирә. Барлыгы 50 млн сум акча салынган. Предприятие бер елга 360-425 берәмлек техника җитештерә ала. 2014 елда 460 млн сумлык продукция җитештерелгән булса, агымдагы елның 7 аенда - 400 млн сумлык. Биредә 220 кеше хезмәт куя, айлык уртача эш хакы 28 мең сум тәшкил итә. Искәртеп узабыз: "Агромастер" ҖЧҖ Мөслим районының бюджет барлыкка китерүче предприятиесе санала, 2014 елда төрле дәрәҗә бюджетларга 50 млн сум акча түләгән.

Сәфәре азагында Рөстәм Миңнеханов А.С.Пушкин әкиятләре буенча төзелгән Пушкин исемендәге скверда булды. Яңа ял зонасында 10 скульптура композициясе урнаштырылган, алар агач, металл һәм табигый ташлардан ясалган, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20