Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.06.2015

Рөстәм Миңнеханов ТРның Яшел Үзән районында яңа балалар бакчасын ачты

Рөстәм Миңнеханов ТРның Яшел Үзән районында яңа балалар бакчасын ачты  Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Яшел Үзән муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Осиново бистәсендә яңа балалар бакчасы ачу тантанасында катнашты.

"Звездочка" балалар бакчасы "Радужный" микрорайоны белән янәшә урнашкан һәм 260 балага исәпләнгән. Яңа объект бер ел эчендә төзелгән. Проектның гомуми бәясе 142 млн. сумнан артык. Бинада музыка һәм физкультура заллары, методика, татар телен өйрәнү кабинетлары һәм медицина бүлмәсе бар.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, республикада демографик вәзгыять елдан-ел яхшыра, ә бу яңа балалар бакчалары төзүне таләп итә. "Үткән ел 56 балалар бакчасы ачылды, быел исә - 33. Кайбер мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә ремонт ясала. Без, бик күп акчаларны балалар бакчаларына җибәреп, аларның яхшы белем алуларын кайгыртабыз дигән сүз ", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул "Звездочка" тәрбиячеләренә символик юллама тапшырды. Шуннан соң Татарстан лидеры яңа балалар бакчасын карап чыкты һәм ата-аналар белән аралашты.

Биредә Рөстәм Миңнехановка "Радужный-2" микрорайонын үстерү проекты, шулай ук Осиново бистәсендәге В.В. Карпов исемендәге лицейга 600 урынлык янкорма төзү планы турында сөйләделәр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов "ТК "Майский" ҖЧҖ хезмәткәрләре төзелгән яңа тулай торак бинасын карады.   Бүлмәләрне караганда "ТК "Майский" ҖЧҖ генераль директоры Илшат Ганиев Рөстәм Миңнехановка, бөтен бүлмәләргә дә җиһазлар оешма исәбеннән алынды, дип хәбәр итте.  

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов тулай торакның беренче катында урнашкан 40 урынлык балалар бакчасын да карап чыкты. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы барысыннан да канәгать калды һәм төзүчеләр эшен югары бәяләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20