Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.02.2016

Рөстәм Миңнеханов: "Төзелгән һәрбер мәдәният йорты эшләргә тиеш"

Рөстәм Миңнеханов: "Төзелгән һәрбер мәдәният йорты эшләргә тиеш"  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хисап палатасына авыл клублары эшчәнлеген тикшерүне оештырырга кушты. ТР Хөкүмәте йортындагы республикакүләм киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Авыл клублары эше турында ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин мәгълүмат бирде. Ул билгеләгәнчә, ведомство хезмәткәрләре үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча республикада шимбә кичләрендә һәр бишенче мәдәният сарае эшләми, һәм халыкның 16 %ы гына клубтагы эшчәнлеккә җәлеп ителгән, үзешчән иҗат белән шөгыльләнәләр. Уртача һәр клубта атнасына 3 мәдәни-масскүләм чара үткәрелә.

Министр фикеренчә, авыл клубларының тиеш дәрәҗәдә йөкләнелмәгән булуының сәбәбе - белгечләр булмауда һәм матди-техник базалары түбән дәрәҗәдә булуда.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, 4 елда республикада 181 авыл клубы төзелде, программаны гамәлгә ашыру дәвамында әлеге максатка 2 млрд сум юнәлтелде. Шул ук вакытта әлеге объектларны эшләтүгә да акча түләнгәнне онытмаска кирәк. "Без акча түлибез икән, - алар барысы да эшләргә тиеш. Авыл клубы төзүдән нинди файда, әгәр дә ул шимбә кич ябык булса. Төзелгән һәрбер мәдәният йорты эшләргә тиеш", - дип таләп итте ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, әлеге программаны гамәлгә ашыру алга таба да дәвам ителәчәк. Ләкин инде төзелгән объектларның ничек файдаланылуын ачыкларга кирәк. Татарстан Президенты ТР Хисап палатасына тиешле тикшерү оештырып үткәрергә һәм республиканың авыл клублары эшчәнлеге турында хисап әзерләргә йөкләде.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта бәян итте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20