Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.05.2016

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин рәислегендә узган РФ Дәүләт Советы утырышында катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүгә эш сәфәре кылды, ул анда Россия Федерациясе Дәүләт Советының төзелеш комлексын үстерү һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләренә багышланган утырышында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Чара Кремльдә Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә үтте. Утырышта төбәк җитәкчеләре, федераль министрлар, төзелеш компанияләре җитәкчелеге һәм банк структуралары вәкилләре катнашты. Алар төзелеш комплексын үстерү, инвестицион проектларны тормышка ашыру, яңа технологияләр, дәүләт-хосусый партнерлык механизмнарын куллану, төзелеш өлкәсенә кагылышлы законнарны камилләштерү турында сөйләште.

Владимир Путин кереш сүзендә билдергәнчә, "Төзелеш тармагы - илнең социаль-икътисади үсешендә иң мөһим стратегик юнәлеш. Ул базарның иң динамикалы, перспективалы сегментларының берсе, аның өлешенә ил тулаем эчке продуктының 6 процентка якыны туры килә".

Россия Президенты искәртеп узганча, 10 ел элек илдә Шәһәр төзелеше кодексы кабул ителде, ул төзелеш өлкәсендәге норматив базаны җайга салды. "Әлеге дәвердә без торак төзелешендә сизелерлек күрсәткечләргә ирешә алдык. 2014 елда 84,2 миллион квадрат метр, узган ел тагын 85 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, шул ук вакытта экономкласслы торак күләме 20 процентка артты", - диде Россия Президенты.

Әмма, Влдаимир Путин ассызыклаганча, кешеләрне торак шартларын яхшыртуга ихтыялары югары кала һәм аны ышанычлы базар механизмнары, шул исәптән ипотека кредитын файдаланып кына канәгатьләндереп була. Соңгы биш елда нәкъ менә әлеге механизм гына торак төзелеше күләмен 60 процентка, ә экономкласслы торак буенча 90 процентка арттырга мөмкинлек биргән.

"Ипотека - торак төзелешенең куәтле этәргече һәм Хөкүмәткә, Үзәк банк белән бергә, һичшиксез, андый кредитлар буенча ставкаларны киметү юлларын, ипотекага финанс ресурсларын җәлеп итү механизмнарын эзләргә кирәк, шул ук вакытта бюджетка өстәмә чыгымнар да артмасын иде", - диде Влдаимир Путин.

Утырыш барышында докладлар белән Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень, Красноярск крае губернаторы Виктор Толоконский, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев, "Гомумроссия дәүләткене булмаган коммерцияле булмаган оешма" ассоциациясе президенты Андрей Мончанов һәм башкалар чыгыш ясады.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20