Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.03.2016

Рөстәм Миңнеханов ВТБ банкына ТР үсеш резидентлары өчен махсус продуктлар булдырырга тәкъдим итте

Рөстәм Миңнеханов ВТБ банкына ТР үсеш резидентлары өчен махсус продуктлар булдырырга тәкъдим иттеВТБ банкы – Татарстан Республикасының күптәнге ышанычлы партнёры. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Уңышка таба хәрәкәт. Вакыттан алда. Араларны якынайтып» ВТБ банкы халыкара клиентлар конференциясендә хәбәр итте. 

Чара «Корстон»да узды, анда 500дән артык Татарстан һәм Идел буе пердприятиеләре җитәкчеләре һәм финанс директорлары, шулай ук экспертлар, аналитиклар һәм җирле хакимият органнары вәкилләре катнашты. Әңгәмәнең төп темалары – макроикътисадны үстерү мәсьәләләре, финанс базарының агымдагы торышы, төбәк бизнесы ихтыяҗлары һәм башкалар булды.     

Конференциядә катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан Республикасы территориясендә ВТБ төркеменең 57 ноктасы эшли, республика буенча клиентлар базасы – 1300дән артык  корпоратив клиент – алар икътисадның барлык тармаклары вәкилләре.     

«Банк төркеме эре һәм урта бизнес белән эшли, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын кредитлау программалары кысаларында проектларны гамәлгә ашыруда катнаша. Безгә Браверманн фондына салынган механизмнарны актив файдаланырга кирәк. Безнең әзерләнгән проектларыбыз бар инде һәм әлеге юнәлешләр буенча алга таба хәрәкәт итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.   

Бүген Татарстан – илнең үсеш алган субъектларыннан берсе, диде Татарстан Республикасы Президенты. Бизнес алып бару, инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен инновацион, инвестицион инфраструктура булдыру буенча җитди эш алып барыла. Моннан тыш, Татарстан – төбәкләр арасында инвестицион климатның илкүләм рейтингында лидер. Бүген Татарстан Республикасында нефть чыгару, нефть һәм газ химиясе, машина төзелеше һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә эре инвестицион проектларны гамәлгә ашырыла.   

«Фән белән җитештерү интеграциясенә җитди игътибар бирәбез. Дүрт инжиниринг үзәге һәм ике прототиплау үзәге булдырылды. Республика икътисадын югары квалификацияле эшче кадрлар белән тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы территориясендә сәнәгать предприятиеләре белән партнёрлыкта ресурс үзәкләре челтәре булдырыла. Бүген аларның саны 14, ел азагына кадәр тагын алтысы эшли башлаячак», - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.    

"Республикада зур үзгәрешләр бара- диде ул. - Сәнәгатьтә эшкәртү секторының өлеше биш ел эчендә 58 проценттан 70 процентка кадәр артты. Чимал сегменты өлеше 32,5 дән 23,6 процентка кадәр кимеде».  Татарстан үзара файдалы партнёрлык өчен ачык, диде Рөстәм Миңнеханов. Республика җитәкчелеге икътисадка инвестицияләр өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырырга омтыла. Технологик революциянең чираттагы этабында икътисадны үз вакытында җайлаштырырга, барлык социаль системаны һәм институтларны, импортны алмаштыруны исәпкә алып, заман таләпләренә туры китерергә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.   

ТР Президенты республика машина төзелеше предприятиеләре, С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалы һәм Казан вертолётлар заводы эшчәнлегенә аерым тукталды.   

Республика үсешенең мөһим нокталары дип Татарстан Республикасы Президенты сәнәгать мәйданчыкларын һәм махсус икътисади зоналарны атады. «Мастер» Кама индустриаль паркы (КИП «Мастер») резидентлары гына да үткән ел 29 млрд. сумлык продукция җитештергән. «Алабуга» МИЗда 48 компания-резидент эшли, шуларның 22се җитештерү эшчәнлеге алып бара.     

Чыгышының азагында Рөстәм Миңнеханов ВТБ банкы җитәкчелегенә Татарстан Республикасы үсешенең барлык территорияләрендәге предприятие-резидентлар (технопарклар, ИТ-парклар, МИЗлар) өчен махсус банк продуктлары булдыруны тәкъдим итте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.                              


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20