Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.07.2015

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Competitionга Казан заявкасын тәкъдим итү репетициясендә катнашты

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Competitionга Казан заявкасын тәкъдим итү репетициясендә катнашты  Мәскәүдә 2019 елда WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын Россиядә үткәрү хокукын алу өчен Казан заявкасын тәкъдим итү репетициясе булды.

Чара ТРның РФтагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды, анда Россия Премьер-министры урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз: 2015 елның гыйнварында Россия WorldSkills International Секретариатына 2019 елда Казанда WorldSkills Competition һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә конкурста катнашу нияте турындагы башлангыч заявканы тапшырган иде. WorldSkills Internationalның Директорлар советы Россия Федерациясенең үз заявкасын 2015 елның августында Генераль ассамблеягә карауга тапшыру хокукы турында уңай карар кабул итте.

Россия көндәшләре арасында Франция (Париж) һәм Бельгия (Шарлеруа) бар.

Заявкаларны тәкъдим итү агымдагы елның 10 августында Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә WorldSkills International Генераль ассамблеясендә булачак.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20