Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.08.2015

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Генераль Ассамблеясы эшендә катнашу өчен Сан-Паулуга китте

 Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм  Миңнеханов бүген ике көнлек эш сәфәре белән Сан-Паулуга (Бразилия) китте.

Сфәрнең төп максаты - WorldSkills Генераль Ассамблеясе эшендә катнашу. Аның кысаларында 2019 елда WorldSkills Competition һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачак шәһәр игълан ителәчәк. Әлеге чемпионатны үткәрергә дәгъва итүче шәһәрләрнең берсе - Казан.

Искәртеп узабыз: иртәгә, 11 августта, Сан-Паулуда 43нче WorldSkills Competition дөнья чемпионаты башлана. Ярышларда 60тан артык ил вәкиле катнаша. Россия җыелмасы 30 компетенциядә җиңү өчен көрәшәчәк. РФ җыелма командасы составында Татарстаннан да өч кеше бар.

ТР лидеры сәфәре барышында Россия делегациясе вәкилләре белән дә очрашырга, «Парк Аньемби» күргәзмәләр комплексын һәм World Skills ярышларын үткәрү урынын карарга ниятли.

Рөстәм Миңнеханов белән бергә ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, республика министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Казан шәһәре хакимияте вәкилләре дә эш сәфәре кыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.                        

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20