Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.06.2015

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашты

Кичә XIX Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов WSI җитәкчелегенә 2019 елда WorldSkills Competition уздыру буенча, Россия Федерациясеннән кандидат буларак, Казанга күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. Бу безнең өчен горурлык та, җитди җаваплылык та, диде ул, алда зур эшләр көтә.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Казанда 19 майдан алып 23 майга кадәр WorldSkills стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалы узды. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, республикада күргәзмә үзәген төзүгә керештеләр, аның нигезенә капсула Саймон Бартлиның инспекция сәфәре кысаларында салынды. Рөстәм Миңнеханов Бартли әфәндегә WorldSkills Competition уздыру өчен күргәзмә үзәкләренең нечкәлекләрен һәм үзенчәлекләрен исәпкә алу максатларында, бу объектны төзүгә карата үз киңәшләрен бирергә тәкъдим итте.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.  

 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20