Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.05.2016

Рөстәм Миңнеханов янә «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы рәисе булды

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ акционерларының еллык җыелышы узды.

2015 елда «Татнефтехиминвест-холдинг» эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча эшләүне дәвам итте, дип белдерде хисап докладында компаниянең генераль директоры Рафинат Яруллин. Инвестицион һәм инновацион проектларны тормышка ашыруга ярдәм ителгән, читтән кертелгән товарларны үзебездә җитештерелгәннәренә алмаштыруга зур игътибар бирелгән. Холдинг белгечләре тарафыннан бер елда 19 юнәлеш буенча базарларга маркетинг күзәтүе башкарылган. «Татнефтехиминвест-холдинг» фәнни-техник советының 13 утырышы узган. Нефть һәм газ табу һәм эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыру, яңа химия продуктлары һәм резин эшләнмәләр алу, калдыкларны эшкәртү технологияләре каралган.

Тулаем алганда, 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан нефть-газ-химия комплексында җитештерү күләме 2,5 процентка арткан. Бу программада каралган күрсәткечтән кимрәк, дип билгеләп үтте Р.Яруллин.

Узган ел нәтиҗәләре буенча «Татнефтехиминвест-холдинг» 1 млрд 156 млн сум саф табыш алган. Акционерлар дивидендлар түләмичә, бөтен саф табышны компания үсешенә тотарга дигән карар кабул итте.

Җыелышта 25 кешедән торган яңа Директорлар советы сайланды. Аңа янә Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Президенты ярдәмчесе Ренат Сабиров, ТР Президентының нефть сәнәгате буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхәветдинов, ТР Президентының нефть һәм нефть-газ чыганакларын эшләү мәсьәләләре буенча консультанты Ренат Мөслимов,  ТР Премьер-министрының нефть-газ-химия комплексы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алмаз Галиев, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина керде.

Советта республиканың кайбер эре компанияләре, шул исәптән «Связьинвестнефтехим» генераль директоры Валерий Сорокин, "Татнефть" генераль директоры Наил Маганов, "ТАИФ" генераль директоры Альберт Шиһабетдинов сайланды.

Яңартылган Директорлар советы җыелыштан соң Рөстәм Миңнехановны рәис итеп сайлады һәм Рафинат Яруллинның «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры сыйфатындагы вәкаләтләрен озайтты. Яруллинны тәкъдим итеп, Миңнеханов аны "безнең остаз" дип атады.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20