Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.07.2016

Рөстәм Миңнеханов: "Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү - комплекслы бурыч"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Эчке эшләр министрлыгының ДАИ-ЮХИДИ хезмәте оешуна 80 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.

Республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара "Корстон" комплексында узды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы - ТР буенча юл хәрәкәте баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнеханов, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлык һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, көч структуралары, суд хакимияте органнары һәм прокуратура вәкилләре, башка рәсми затлар катнашты.

Беренче булып хезмәттәшләрен ТР буенча юл хәрәкәте баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнеханов котлады. Ул аларга лаеклы хезмәтләре һәм эшләренә тугрылык өчен рәхмәт белдерде. Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген ЮХИДИның бурычлары шактый, аларның иң мөһиме булып юлларда куркынычсызлык тәэмин итү һәм юлларда аварияләр санын киметү санала.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында Татарстанның югары үсеш кичергән икътисадлы һәм куәтле транспорт комплекслы төбәк булуын билгеләп үтте. Елдан-ел республикада эчке һәм халыкара элемтәләр киңәя, автомобильләр саны арта. ТР Президенты сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанда 1 млн нан артык шәхси автомобиль бар, ә соңгы биш елда алар 37 процентка арткан.

Шул ук вакытта республикада автомобиль юллары төзелеше һәм аларны төзекләндерү эше бара, инфраструктура камилләштерелә, юл хәрәкәтен дөрес оештыру, юлларда иминлекне дөрес тәэмин итүнең әһәмияте арта, диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Әлбәттә ЮХИДИ хезмәткәрләренең эше дә, җаваплылык дәрәҗәсе дә арта. Бүген, 80 ел элек кебек үк, ЮХИДИ хезмәткәрләре эшендә төп максат - кешеләр гомерен һәм сәламәтлеген саклау, - дип белдерде ТР Президенты. - Сезнең алда торган бурычлар арасында: юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, урам-юл челтәренә йөкләнешне дөрес бүлү, транспорт хәрәкәтен җайга салу, транспортларның техник торышын һәм машина йөртүчеләрнең әзерлеген һәм дисциплинасын тикшерү". 

Рөстәм Миңнеханов республикада соңгы айда булган зур яңгыраш тапкан фаҗигале юл-транспорт һәлакәтләренә игътибар итте. Халык,  бигрәк тә яшь буын арасында тәрбия-кисәтү эшләре алып бару - инспекторлар эшчәнлегенең мөһим юнәлеше, диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү - комплекслы эш. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе республикадагы бу эшкә җәлеп ителгән барлык структураларны нәтиҗәле координацияләү өчен уңышлы эш алып бара. Шулай ук юл хәрәкәте иминлеген арттыру программасын гамәлгә ашыруга  республика бюджетыннан ел саен 1 млрд сумнан артык  акча бүленә. 

Болар барысы да, ТР Президенты фикеренчә, сизелерлек нәтиҗәләр бирә. Уртак тырышлык белән аварияләр санын һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә  имгәнүчеләр  санын киметүгә китергән. Соңгы өч елда республика юлларында үлем белән тәмамланган һәлакәтләр саны кимү күзәтелә. 

"Заманча технологияләр һәм ЮХИДИ хезмәткәрләрен югары дәрәҗәдә әзерләү уңай нәтиҗәләргә китерде. Авыр шартларда эшләп тә, сез эшегезне намус белән башкарасыз, җаваплылык һәм батырлык күрсәтәсез. Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе Россиядә һәрвакыт иң яхшылары арасында. Бу традицияне сакларга иде", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Президенты Дәүләт юл инспекциясе ветераннарына да рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аннары ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин да республика ЮХИДИ идарәсенең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләп узды.

Аннары бәйрәмдә катнашучылар хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган хезмәттәшләрен бер минут тынлык белән искә алдылар. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20