Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.02.2016

Рөстәм Миңнеханов: “Юллар – шәһәрнең, республиканың йөзе”

 Юллар – шәһәрнең, республиканың йөзе – бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов III чакырылыш Казан шәһәре Думасының V сессиясендә шулай дип ассызыклады. Ул ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, Казан хакимиятенә шәһәрдә юллар сыйфатына зур игътибар юнәлтергә кирәклегенә басым ясады.

“Без соңгы елларда бик күп финанс чаралары керттек, әмма юллар бар җирдә дә яхшы сыйфатта түгел. Юллар буенча мөрәҗәгатьләр бик күп. Люклар дөрес куелмаган, чокыр-чакыр урыннар күп, төп трассаларда колеялар бар. Стандартларны, таләпләрне тулысынча яңадан карарга кирәк. Юллар ул – шәһәрнең, республиканың йөзе”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Республика башлыгы әйтүенчә, федераль һәм республика финанс чараларын кушып, Татарстанда юл хуҗалыгы эшләренә барлыгы 27 млрд сум акча бүлеп бирелгән. “Без Казанга, ишегалды территорияләрендә тузган асфальт өслеген яңарту өчен, өстәмә рәвештә акча бүлеп бирдек. Мөмкинлекккә карап быел да шушы юнәлештә ярдәм итәчәкбез”, - дип ышандырып куйды Президент.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20