Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.05.2015

Рөстәм Миңнеханов: "Замана җитәкчесе һәрчак белем алырга тиеш"

Рөстәм Миңнеханов: "Замана җитәкчесе һәрчак белем алырга тиеш" Бүген Татарстанда республиканың башкарма хакимият органнары җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлек башлыкларын укыту буенча "Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗә" программасы башланды.  "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе һәм Казан федераль университеты оештырган чара "Казан" тау-чаңгы комплексында уза. 
Программаны ачуда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов катнашты. Программа биш модульгә бүленгән. Республика министрлык һәм ведомство җитәкчеләрен, муниципаль берәмлек башлыкларын укыту берничә ай дәвамында - якынча ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Программада катнашучылар 1-1,5 ай ара белән өч көнгә җыелачак. Андрей Шаронов ассызыклаганча, программа лекция үткәрүне генә түгел, катнашучыларның аралашуын һәм мөстәкыйль эшен күздә тота, алар алты эшче төркемгә бүленәчәк. Аларның һәркайсы үз проектларын әзерләргә тиеш. Уку азагында барлык төркемнәр дә үз проектларын республика Президенты каршында яклаячак. Укыту барышында пленар утырышлар һәм эксперт семинарлары уздырылачак. Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, әлеге программа - "Сколково" мәктәбенеке түгел, ә республика җитәкчелеге инициативасы. Ул Татарстан җитәкчеләре өчен махсус эшләнгән. "Замана җитәкчесе һәрчак белем алырга тиеш", - дип ассызыклады ул. "Безнең каршыда торган бурычларга бәйле рәвештә, махсус программалар эшләячәкбез. Безгә бу форманы эшләтеп җибәрү зарур. Без барыбыз да укырга тиеш - миннән башлап кайсы да булса участокла эшләүче клеркка кадәр", - диде Рөстәм Миңнеханов. Андрей Шаронов билгеләп узганча, әлеге программаның максаты - 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисади үсеш стратегиясе хакында чираттагы фикер алышу түгел. Аның фикеренчә, алга таба программаның темалары хакында фикер алышканда бизнес һәм җәмәгатьчелек вәкилләре дә катнашу мөһим. "Стратегия - Президент, республика Хөкүмәте, җирле үзидарә яки муниципалитет башлыгының эш нәтиҗәсе генә түгел. Бу фикер алышулар һәм республика элитасы кенсессусы нәтиҗәсе. Бизнес бу стратегияне үзенеке итеп хис итсен өчен, үзен шунда күрергә тиеш. Җирле берләшмәләр дә анда үзен күрү зарур", - дип аңлатты А.Шаронов. Программаның беренче модуле стратегик планшлаштыруга багышланган. Төп темалар арасында - стратегик үсеш мәсьәләләре, макроикътисади вәзгыять һәм фаразлар, тотрыклы икътисади үсеш шартлары, кризис шартларында стратегияне тормышка ашыру һәм дөнья тәҗрибәсе, икътисадны кластерлаштыру һәм башкалар.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20