Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.04.2015

Рөстәм Миңнеханов Әзербайҗан татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Әзербайҗанда эш сәфәре кысаларында, Әзербайҗан Республикасы татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасының Әзербайҗандагы (Баку) Даими вәкиллегендә узды.
Очрашуда Әзербайҗан Республиканың Икътисад һәм сәнәгать министры Ниязи Абдулла оглы Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының Әзербайҗан Республикасындагы даими вәкиле Альфред Закиров катнашты.
Әзербайҗан татар диаспорасы вәкилләре Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы җитәкчелегендәге Татарстан делегациясен чәк-чәк һәм татар халык биюләре белән каршы алдылар.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Әзербайҗан татар җәмәгатьчелеге активистларына татар телен һәм мәдәниятен саклап калуга керткән өлешләре, уртак рухи хәзинәләрне арттырганнары өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья татарларын берләштерүдә Татарстанда гамәлгә ашыручы проектлар турында кыскача гына сөйләде. Бүген татарларга, кайсы илдә яшәүләренә карамастан, туган телне, үз халкының традицияләрен саклауда ярдәм кирәк, диде ул. Моның өчен «Ана теле» татар телен дистанцион өйрәтү буенча онлайн-программа эшләнде, «ТНВ-Планета» спутник каналы булдырылды һәм уңышлы эшләп килә.
Рөстәм Миңнеханов республикада уздырылучы форумнар, шул исәптән татар хатын-кызлары форумы, татар яшьләре форумы һәм башкалар турында сөйләде, ул форумнарда төрле илләрдә һәм Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар җәмәгатьчелекләре һәм диаспоралары вәкилләре дә катнаша.
Очрашуда катнашучылар алдында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та чыгыш ясады. Ул шулай ук татар халкы традицияләрен саклап калу буенча Бөтендөнья татар конгрессы эше турында сөйләде.
«Туган тел» татар мәдәнияте республика җәмгыяте рәисе Гөлҗан Мәсәутова Татарстан җитәкчелегенә һәм Рөстәм Миңнехановка Әзербайҗан татар җәмәгатьчелеге үсешенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
«Туган тел» җәмгыяте Әзербайҗанда Татарстанны лаеклы тәкъдир итә, - диде ул. – Без ел саен Сабантуй татар милли бәйрәмен Бакуның иң матур мәйданнарында уздырабыз, татар композиторы Салих Сәйдәшев юбилеен бәйрәм иттек, татар шагыйрьләренең, рәссамнарының иҗат кичәләрен уздырабыз, Татар теле көнен, Татар ашлары көнен билгеләп үтәбез».
Гөлҗан Мәсәутова хәбәр иткәнчә, 2014 елда ул Әзербайҗанның Россия ватандашлары координация советы рәисе итеп сайланган. Ул Рөстәм Миңнехановка Баку урамнарының берсенә Габдулла Тукай исемен бирүдә ярдәм күрсәтүен сорап мөрәҗәгать итте.
«Яшьлек» Әзербайҗан татар яшьләре үзәге рәисе Диаз Әхмәдҗанов Сабантуй татар бәйрәмен уздыруда финанс ярдәме күрсәтүне сорады. Ул билгеләп үткәнчә, Бакуда Сабантуйга былтыр 3 меңнән артык кеше килгән. Моннан тыш, Диаз Әхмәдҗанов Кавказ һәм Кавказ аръягы татар яшьләре форумын оештыруны һәм уздыруны тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов бу инициатива буенча ярдәм күрсәтергә йөкләмә бирде.
Очрашу барышында егерменче гасыр Әзербайҗан мәдәни тормышында татар театры зыялылары роле турында, татар композиторларының мәдәни мирасы турында атаклы Әзербайҗан композиторы, Рөстәм Яхинның дусты Муса Мирзоев сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Әзербайҗан татар җәмәгатьчелегенең аеруча актив вәкилләренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды.
Очрашу истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20