Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.05.2015

Рөстәм Миңнеханов, “Зур химия” форумында катнашу өчен, Уфага барып җитте

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, “Зур химия” халыкара эшлекле форумында катнашу максаты белән, Уфага эш сәфәре белән килде. Чара Башкортстанда Нефть химиясе атнасы кысаларында уза. Рөстәм Миңнехановның пленар утырышта доклад белән чыгыш ясавы көтелә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Катнашучылар форум кысаларында яңа икътисади һәм сәяси шартларда химия тармагы үсеше стратегиясе, химия тармагында яңа стратегик инвестицион проектлар һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышачак.

“Зур химия” форумында шулай ук Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һ.б. катнаша.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20