Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.04.2015

Рөстәм Миңнеханов: "Зур ышаныч хисе белән әйтә алам: бүген ТР Дәүләт торак фонды эшли һәм чәчәк ата"

Рөстәм Миңнеханов: "Зур ышаныч хисе белән әйтә алам: бүген ТР Дәүләт торак фонды эшли һәм чәчәк ата" Кичә Казанда ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 20 еллыгына багышланган тантаналы чара булды. Анда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш"фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, предприятие җитәкчеләре, республиканың төзелеш комплексы вәкилләре катнашты.

Искәртеп узабыз: ТР Президенты каршындагы Дәүләт бюджеттан тыш торак фонды оешуга быел 20 ел тулды. 1995 елның 30 мартында Татарстан Президенты  "Татарстан Респуликасында торак төзелешен үстерү чаралары турында"гы Дәүләт торак фонды эшчәнлеген башлап җибәргән Указны имзалаган иде. ДТФның 20 еллыгын Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов уникаль вакыйга дип атады.

"Шул вакытта - ә ул бик авыр еллар иде - әлеге фондны оештырмаган булсак Казан, республика белән ни булыр иде? ДТФ аша тузган торакны бетерү, социаль ипотека, ветераннарны торак белән тәэмин итү программалары аша 140 мең фатир бирелде", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә үз вакытында тузган торакны бетерү программасын тормышка ашыра башлау һәм ДТФны оештыру турындагы карар кабул итү, фондның башкаручы директоры Тәлгать Абдуллинга фонд өчен күп нәрсә эшләгәне өчен рәхмәт белдерде.

"Бүгенге көндә мондый фонд, мондый эш схемасы Россиянең бер төбәгендә дә юк. Барысы да шуңа охшашны оештырырга тели, әмма моны эшләү бик җиңелләрдән түгел. Моның өчен көчле республика, көчле җитәкчеләр кирәк, ә бездә алар бар", - диде Татарстан лидеры.

"Әгәр без яшь гаиләләрне, бюджет, предприятие хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итә алмыйбыз икән, димәк, хакыбыз бер тиен. Зур ышаныч хисе белән әйтә алам: бүген ТР Дәүләт торак фонды эшли һәм чәчәк ата", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ТР ДТФ программаларын тормышка ашыруда актив катнашкан компания җитәкчеләренә Рәхмәт хатларын тапшырды.

Тәлгать Абдуллин тантаналы чарада чыгыш ясап, юбилейларны яратмавын, әмма ТР ДТФның 20 еллыгы кебек вакыйганы билгеләп үтмәүнең дөрес түгеллеген әйтте. Ул Минтимер Шәймиев белән Рөстәм Миңнехановка фондка күрсәткән ышаныч өчен рәхмәт белдерде. 

"140 фатир файдалануга тапшырылды, авыл җирлеге белгечләре өчен 7267 йорт төзелде, шәһәр һәм районнарда 7200 яшь гаилә тораклы булды", - дип санап китте фондның 20 елдагы эш нәтиҗәләрен Тәлгать Абдуллин.

"Мин кешеләргә кирәкле булуым белән горурланым. Без кешеләргә булышу өчен кулдан килгәннең барын да эшләдек, ә үзебез дә шунсыз яши алмыйбыз икән", - диде ул.

Тантаналы чара барышында Рөстәм Миңнеханов Сагуновлар гаиләсенә өч бүлмәле фатир ачкычын тапшырды. Алар ТР ДТФ программалары кысаларында фатир алган 140 меңенче кеше булды.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үз чиратында чарада катнашучыларга калын һәм авыр китап  күрсәтте. Анда 1996 елда тузган торакта яшәүче һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә куелган республика кешеләренең фамилияләре язылган. М.Шәймиев билгеләп узганча, әлеге кешеләр барысы да әйтелгән вакытта тузган торакны бетерү программасы буенча фатирлар алган.

"Республикада һәр куелган бурыч уңышлы хәл ителә", - диде Минтимер Шәймиев сүзен йомгаклап.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20