Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.07.2015

Рөстәм Миңнехановка Шамов хастаханәсе бинасын төзекләндерү проектын күрсәттеләр

Рөстәм Миңнехановка Шамов хастаханәсе бинасын төзекләндерү проектын  күрсәттеләр  Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның Бутлеров – Некрасов урамнарындагы территориядә төзелеш проектын һәм “Шамов хастаханәсе бинасы” мәдәни мирас объектын реставрацияләү проектын карауга багышланган күчмә киңәшмә үткәрде.

Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.

Башта Рөстәм Миңнеханов 1910 елда төзелгән “Шамов хастаханәсе бинасы” мәдәни мирас объектын карады. Узган гасырның уртасыннан анда КДМУның 1 нче шәһәр хастаханәсе урнашкан булган. Рөстәм Миңнехановка тарихи бинаны реконструкцияләү проектын күрсәттеләр. Инвесторы – Төркия компаниясе. Төзекләндергәннән соң, Шамов хастаханәсен кунакханә итү ниятләнә. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы  эчке бизәлеш һәм фасад күренеше эскизлары белән танышты.   «Проект кызыклы. Безгә тарихи объектны саклау һәм аның гамәлдә булуы мөһим», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул әлеге проектны, тәкъдимнәр һәм кисәтүләрне кертеп,  эшләп бетерергә йөкләде.

Аннары Татарстан лидеры Тукай мәйданына юнәлде. Анда Рөстәм Миңнеханов Бутлеров-Некрасов урамнарындагы төзелеш проекты белән танышты. Инвесторлар М.Вахитов һәйкәле янындагы территориядә объектлар төзү проектын тәкъдим итте. Аның буенча һәйкәл урнашкан калкулык шул килеш кала, әмма Бутлеров урамы ягыннан зур күләмле төзелеш планлаштырыла. Әлеге проект турында сөйләшү барышында Олеся Балтусова тәкъдим ителгән төзелешнең тарихи ландшафт белән масштаб буенча туры килмәвенә игътибар итте.  Татарстанның ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, үз чиратында, Тихомирнов һәм Бутлеров урамына транспорт йөкләнеше арту коллапса китерә алуын кисәтте. Ә Наталия Фишман әлеге кишәрлекне яшелләндерү яклы дәлилләр китерде. Рөстәм Миңнеханов Төркия партнерларына территориядә төзелешнең төрле вариантларын эшләүләре өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге концепцияне Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән эшләп бетерергә йөкләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20