Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.10.2015

Рөстәм Миңнехановка Токиода "Амоний" ААҖ комплексының гарантия сынаулары тәмамлану турында акт тапшырылды

Рөстәм Миңнехановка Токиода "Амоний" ААҖ комплексының гарантия сынаулары тәмамлану турында акт тапшырылды  Токиода Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка төзелешнең генераль подрядчылары "Амоний" ААҖ комплексы гарантия сынаулары тәмамлану турындагы актны тапшырды. Акт ТР Президентының төзелеш-монтаж эшләре башкаручы компанияләр җитәкчеләре белән очрашу кысаларында тапшырылды

Япониянең Мицубиси Хэви Индастриз» һәм «Соджиц Корпорейшн» компанияләре 2010 елда имзаланган контракт нигезендә, ТРның Менделеевск районында аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча "Аммоний" комплексын төзүдә катнаша.

Рөстәм Миңнеханов компания вәкилләренә сыйфатлы эш өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, «Мицубиси Хэви Индастриз» һәм «Соджиц Корпорейшн» үз бурычларын вакытында үтәгән. "Әлеге проектны уникаль дип санарга була. Россиядә моңа охшаш объектлар берничә дистә ел төзелмәде. Бу башкалар өчен үрнәк булырга тиеш",- дип ассызыклады Татарстан Президенты.

«Мицубиси Хэви Индастриз»ның Директорлар советы рәисе Хидеаки Омия үз чиратында Рөстәм Миңнехановка һәм ТР Хөкүмәтенә проектны тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Менделеевскига барып эшләр барышыны белән үзе танышырга әзер булган. Әмма аның катнашуын таләп итүче бернинди проблема да тумаган.

«Мицубиси Хэви Индастриз»ның штаб-фатирында узган очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов «Соджиц Корпорейшн» компаниясенең сәнәгый проектлар идерәсенең Россия һәм БДБ илләре буенча генераль менеджеры ярдәмчесе Дзюн Мориямага Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медален тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.            

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20