Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.02.2016

Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар артуга юл куймаска йөкләмә бирде

Гражданнардан быел гыйнварда торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр анализы нәтиҗәләре бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин тарафыннан бәян ителде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барган республика муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә рәвешендәге киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, ТКХ өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү өчен 2016 елның гыйнварында килеп ирешкән гражданнар мөрәҗәгатьләре анализланган. Шул арада 1502 мөрәҗәгать килгән булган (моннан 1 ел элек шушы ук вакытта - 1503). Әлеге мөрәҗәгатьләрдә ТКХ комплексы эшчәнлеге белән бәйле 1983 мәсьәлә күтәрелгән.

Мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше – 914се (ягъни гомуми санның 46%ы) – күп фатирлы йортларда уртак милекне карап тоту хакында, 581 мөрәҗәгать (29%ы) торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә кагыла, 257 мөрәҗәгать итүче (13%ы) коммуналь хезмәт күрсәтүнең сыйфатсыз булуына зарлана.

Коммуналь хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатсызлыгы һәм капиталь ремонт кирәклеге, шушы ремонтның сыйфаты буенча мөрәҗәгатьләр гомуми санның 3-5%ын тәшкил итә. Идарә компанияләре эшчәнлеге белән канәгать булмаганар саны – 28 (ягъни барлык мөрәҗәгатьләрнең 1%ы).

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры шулай ук торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләрне җыю темасын да кузгатты. Халыкның торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү алу дисциплинасын мониторинглау күрсәткәнчә, соңгы елларда ел башында түләүләр кими, ә икенче яртыеллыкта җыю проценты арта, диде Ирек Фәйзуллин.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов түләүләрне җыюга җитди игътибар бирүне йөкләде, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20