Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.07.2016

"Рубин" Андрей Пилявский белән хушлашты

Аренда килешүенең шартлары хакында әлегә рәсми хәбәр җиткерелми. Исегезгә төшерәбез: Украинаның 27 яшьлек футболчысы "Рубин"га быелның февралендә күченгән иде. Язын Россия чемпионатында өч уенда катнашты.

Шунысын да әйтергә кирәк: Пилявский “Рубин”ның "баш күтәргән" уенчылары исемлегендә дә бар иде. Исегездә булса, команданың төп составына эләгә һәм Австриядәге җыеннарга бара алмаган, алай гына да түгел, клуб җитәкчелеге хокукларны кыса, дигән 11 футболчы ачык хат язган иде. Клуб җитәкчелеге аларны көндәшлеккә сәләтсезләр рәтенә кертте һәм башка командага озату җаен эзлибез, дип белдерде. Исемлеккә кергән Марко Ливайяны сатып җибәргәннәр иде инде. Кирәксезләрнең саны кими.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20