Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
04.08.2017

“Рубин” белән ЦСКА көндәшлегеннән турыдан-туры трансляция күрсәтелә

Якшәмбе, 6 нчы август, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалы РОСГОССТРАХ Рәсәй Чемпионатының дүртенче турында Казанның “Рубин” һәм Мәскәүнең ЦСКА футболчылары очрашуыннан турыдан-туры трансляция күрсәтә. Шунысын да билгеләп узу мөһим, турыдан-туры трансляция Мәскәү шәһәреннән алып барыла.

Ике команданың очрашу тарихына күз салсаң, кискен нәтиҗәләргә тап буласың. Мисал өчен, “Рубин” командасының Рәсәй Премьер-Лигасында уйный башлаган беренче сезонында ук бронза медальләр яулавы ЦСКА клубын җиңүдән соң булды. Мәскәү футболчылары, үз чиратында, 2016 нчы елгы сезонның соңгы уенында минималь исәп белән Казан футболчыларын отып, үз тарихында алтынчы тапкыр Рәсәй Чемпионатының алтын медальләренә лаек булган иде. Быелгы сезонның тәүге очрашуында ике көндәш команда нинди уен күрсәтер һәм уенның нәтиҗәсе кайсы якны сөендерер?

Сорауга җавапны якшәмбе, 6 нчы август, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында Казанның “Рубин” һәм Мәскәүнең ЦСКА командалары арасындагы уенның Мәскәү шәһәреннән турыдан-туры трансляциясен караганнан соң белә аласыз. “Яңа Гасыр” телеканалында турыдан-туры трансляциянең башлану вакыты 17:30 сәгатькә билгеләнгән.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!