Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.03.2016

«Рубин» белән «Локомотив» уенында Мешков хөкемдарлык итә

Премьер-лига командалары арасында футбол буенча Россия чемпионатының 22 туры матчларына арбитрлар, инспекторлар һәм делегатлар билгеләнгән.

3 апрель көнне Мәскәүдә узачак "Локомотив" (Мәскәү) - "Рубин" матчында Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәреннән 33 яшьлек Виталий Мешков җитәкчелегендәге арбитрлар бригадасы хөкемдарлык итәчәк. Судьяның ассистентлары - Игорь Демешко (Химки), Дмитрий Жвакин (Ленинград өлкәсе); инспектор – Сергей Французов (Мәскәү).

Виталий Мешков элегрәк "Рубин" матчларында баш судья сыйфатында сигез тапкыр эшләгән, шул исәптән Премьер-лига кысаларында җиде һәм Кубокта бер тапкыр. Әлеге матчларда "Рубин" биш тапкыр җиңгән, бер тапкыр тигез исәпкә уйнаган һәм ике тапкыр оттырган, дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте.         

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20