Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.12.2015

"Рубин" белән "Ростов" уенына сезонда икенче тапкыр Николаев хөкемдарлык итәчәк

Премьер-лига командалары арасында футбол буенча Россия чемпионатының 18нче туры матчларына арбитрлар, инспекторлар һәм делегатлар билгеләнгән.

4 декабрьдә Ростов-Донда узачак "Рубин" белән "Ростов" арасындагы очрашуда Мәскәүдән 44 яшьлек Алексей Николаев җитәкчелегендәге арбитрлар бригадасы хезмәт күрсәтәчәк. Судьяның ассистентлары - Алексей Воронцов (Ярославль), Павел Кулалаев (Волгоград); инспектор – Юрий Баскаков (Мәскәү); РФПЛ делегаты – Николай Левин (Саранск).

Элегрәк Алексей Николаев "Рубин" матчларында баш судья сыйфатында 23 тапкыр эшләгән. Әлеге матчларда "Рубин" ун тапкыр җиңгән, биш тапкыр җиңелгән, сигез уен тигез исәпкә тәмамланган, дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20