Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
15.09.2017

“Рубин” белән “Урал” футболчылары очрашуыннан турыдан-туры трансляция күрсәтелә

Якшәмбе, 17 нче сентябрь, РОСГОССТРАХ Рәсәй Чемпионатының 10 нчы турында Казанның «Рубин» командасы белән Екатеринбургның «Урал» футбол клубы очраша. «Казан Арена» стадионыннан кызыклы көрәшнең турыдан-туры трансляциясен «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы алып бара.

Казанлыларның чираттагы көндәше һәр уенда осталыклары буенча югарырак командаларның очколарын тартып алу ягын карый, бәлки шундый уен кагыйдәсе өчен дә тәҗрибәле тренер Александр Тарханов шәкертләре һәр елда РФПЛ чемпионатының беренче сигезлеге өчен ныклы көрәш оештыра.

Казанның «Рубин» җанатарлары «Урал» белән уенны тагын бер кызыклы сәбәп аркасында күзәтә алалар — Екатеринбург командасы составында «Рубин» клубының элеккеге һөҗүмчесе Игорь Портнягин чыгыш ясый. Сиксән сигезенче номер астында чыгыш ясаучы уенчы быелгы сезонда «Урал командасы өчен Мәскәүнең «Локомотив» клубыннан күчеп, аренда хокукында уйный. Ике команданы тагын нинди уртак җепләр бәйли һәм уен вакытында бер-берсен яхшырак тану өчен бу сәбәпләр аларга ярдәмгә килерме?

Төрледән-төрле кызыклы сорауларга якшәмбе, 10 нчы сентябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Рубин» белән «Урал» очрашуының турыдан-туры трансляциясен карап җавап бирә аласыз. Трансляция телеканалда 17:30 сәгатьтә башланып китә. «Рубин» өчен «Яңа Гасыр» телеканалы аша җан атыгыз!



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин