Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.12.2015

"Рубин" Бердыев командасына каршы уйнаячак

Бүген кич Казанның "Рубин" командасы 2015 елда РФПЛның соңгы матчын үткәрә. 18нче тур кысаларында алар кунакта "Ростов" белән уйный.

Бу матч алдыннан "Ростов" - икенче, ә "Рубин" тугызынчы урынны били. Чемпионатның беренче өлешен Корбан Бердыев үзен өчен якын булган клубка каршы матч белән тәмамлый. Май аенда "Рубин" үзенең элеккеге остазын откан иде, әмма августта Бердыев шәкертләре безнекеләрне 3:0 исәбе белән җиңде.

РФПЛның 18нче туры кысаларында "Ростов" - "Рубин" матчы бүген кич Ростов-Донда "Олимп-2" стадионында уза. Уен Мәскәү вакыты белән 19.00дә башлана.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20