Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.12.2015

"Рубин" Францияда тигез исәпкә уйнап, Европа Лигасыннан төшеп калды

 Казан футболчылары Европа Лигасының төркем этабында соңгы уенны кунакта "Бордо"га каршы уздырды. "Рубин" үз көндәшен отып, икенче уенда "Ливерпуль" "Сьон" клубын җиңгән очракта гына плей-оффка чыгу мөмкинлеге бар иде. Ләкин, ахыр чиктә, икесенең берсе дә булмады.

Исәпне 32 минутта безнең футболчылар ачты. Максим Канунников алдында хуҗалар капкачысы көчсез булып чыкты. Туп керттерсәләр дә "Бордо" югалып калмады, безнең Сергей Рыжиков осталыгы нәтиҗәсендә генә казанлылар тәнәфескә фаворит буларак китте. 

Ә менә икенче таймда "Рубин" белән ни булганы билгесез. Хуҗалар инициативаны үз кулларына алып, 5 минут эчендә ике туп кертеп алга чыктылар. Икенче очракта безнең сакчы Олег Кузьмин тупас хата җибәрде. Безнең баш тренер Валерий Чалыйның уен кырына Устиновны чыгаруы нәтиҗәле булды: яшь футболчы исәпне 2:2 ясады. Очрашуның төп вакыты бетәргә 5 минут кала "Бордо"ның бер футболчысы уеннан куылса да, казанлылар бу өстенлектән файдалана алмады. Шулай итеп "Рубин" быелга Европа Лигасы белән саубуллашты.

«Бордо» (Франция) – «Рубин» (Россия) 2:2 (0:1)

Голлар: 0:1 – 31 Канунников, 1:1 – 58 Лаборд, 2:1 – 63 Ролан, 2:2 – 76 Устинов.

«Бордо» – Приор, Гильбер, Ямбере, Пундже, Траоре (Сони, 65), Бийого-Поко, Вада, Молен, Лаборд (Хазри, 72), Телин, Ролан (Кривелли, 83).

«Рубин» – Рыжиков, Камболов, Кузьмин (Устинов, 75), Кверквелия, Нәбиуллин, Кисляк (Билалетдинов, 46; Дядюн, 77), Георгиев, Оздоев, Карлос Эдуардо, Девич, Канунников.

Кисәтүләр: Гильбер (30), Кузьмин (39), Нәбиуллин (54), Ямбере (61).

Уеннан куылу: Гильбер (86).        

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20