Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
09.06.2017

"Рубин" футбол командасы яңа сезонны үз кырында "Краснодар"га каршы уен белән башлый

Россия футбол премьер-лигасы клублары гомуми җыелышында 2017−2018 елгы сезонга уеннар календаре расланды. Бу хакта лиганың рәсми сайты җиткерә. Гомуми җыелыштан соң календарьнең проекты бастырылды. Тиздән Россия футбол союзы башкарма комитеты утырышында расланырга тиеш, диелә.

Яңа сезон 16 июльдә башлана һәм киләсе елның 13 маенда төгәлләнәчәк. Кышкы тәнәфескә командалар 10 декабрьдән соң гына китәчәк.

Казанның «Рубин» футбол командасы чемпионатны «Краснодар» клубы белән үз мәйданында башлый һәм сезонга да шул ук командага каршы уен белән нокта куячак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!