Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
15.08.2017

"Рубин" футболчылары ил данын якларга чакыру алды

Евгений Бушманов җитәкләгән тренерлар штабы Россиянең 21 яшькә кадәрге уенчылардан торган җыелма команда составын игълан итте. Команда 2019 елгы Европа чемпионатына сайлап алу турнирында катнашачак.
Әрмәнстан һәм Гибралтар җыелма командаларга каршы узачак беренче матчлар алдыннан җыеннарга Казанның «Рубин» клубы футболчылары Рифат Җамалетдинов белән Илзат Әхмәтов та чакырылган.
Киңәйтелгән исемлектә барлыгы 31 футболчы. Уеннарда катнашачак 23 футболчының тәгаен исемлеге соңрак ачыклана.
Россия егетләре Әрмәнстан җыелмасына каршы — 31 августта Мәскәүдә, Гибралтар командасы белән 5 сентябрьдә Тулада уйный.
«Безнең максат төркемдә беренче урын яулау һәм Европа чемпионатында катнашу», — дип белдергән Россия футбол берлеге матбугат хезмәтенә команданың баш тренеры Евгений Бушманов.

(«Татар-информ»)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций