Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.05.2017

"Рубин" футболчылары үз мәйданында ЦСКА командасына оттырды

Казанның “Рубин” футболчылары бүген Россия чемпионатының 29 нчы туры кысаларында “Казан Арена” стадионында Мәскәүнең ЦСКА командасы белән очрашты. Бу сезонның Казандагы соңгы матчы ЦСКА командасының җиңүе белән төгәлләнде. Исәп - 2:0.

Әлеге матчка карата Казанда игътибар аеруча зур иде. Төп сәбәп, әлбәттә, бүгенге уенның Татарстан башкаласында соңгысы булуга гына түгел, ә аның бу җәйдә Россиянең дүрт шәһәре – Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казанда узачак Конфедерацияләр кубогы уңаеннан тест матчы булуы белән дә бәйле иде.

Матчның гадәти уен булмавы тамашачылар санында да чагылыш тапты – аншлаг ук булмаса да, “Казан Арена”дагы тамашачылар саны чемпионатның язгы өлеше өчен начар түгел иде. Тест матчы булганлыктан, стадионга керү бүген җанатар паспортына ия кешеләргә генә рөхсәт ителде, һәм бушка оештырылды.

Матчка игътибарның зур булуы көндәшкә дә бәйле. ЦСКА - сезонның язгы өлешендәге 11 матчның җидесендә җиңүгә ирешеп, 3 уенны тигез исәпкә төгәлли алган команда. Яздагы бердәнбер уңышсыз матчы – “Спартак”ка каршы уен булды. Шуның аркасында ЦСКА чемпион исеме өчен көрәштән төшеп калды. Инде “Спартак”ның да финишка өч тур кала ук чемпион исемен яулавы билгеле, ә ЦСКА Чемпионнар лигасында катнашу хокукы бирә торган көмеш медаль өчен көрәш алып бара.

Шулай итеп, бүгенге уенда уңышка ирешү Мәскәү командасына үкчәсенә басып килүче “Зенит”ка тоттырмас өчен кирәк булса, “Рубин”га нәтиҗәле уен уңышсыз сезон азагында үз тамашачысы алдында абруен саклап калу өчен гаять мөһим иде.

Бүгенге уен тамашачыларның өметен аклады – мавыктыргыч мизгелләргә бай булды. Уенның беренче таймы кунакларның Сергей Рыжиковны шактый тирләтүе, ә “Рубин”ның ЦСКА капкасына берничә һөҗүм оештыруы һәм исәпнең ачылмавы белән истә калса, икенче тайм башында матчның язмышын хәл итәргә сәләтле вакыйга булды. Тамашачы тәнәфестән соң урынына да утырырга өлгермәде – уенның 48 нче минутында “Рубин”ның ярымсакчысы Мийо Цакташ кагыйдәне  тупас бозган өчен уеннан куып чыгарылды.

Бу өстенлекнең тулысынча ЦСКА ягына авышуына ишарә иде. Бер уенчының җитмәве үзенекен итте – кунаклар 72 нче минутта штраф тибүне оста башкарып, исәпне ачты. Голның авторы – Виктор Витиньо.

Әлеге голдан соң да Сергей Рыжиков капкасы каршында туктаусыз һөҗүмнәр Алан Дзагоевның голы белән уенга нокта куйды - 0:2.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!