Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
22.05.2017

"Рубин" командасы чемпионатны тугызынчы урында төгәлләде

Казанның «Рубин» футболчылары сезонны җиңү белән төгәлләде — Россия чемпионатының 30 нчы турында Пермьдә «Амкар» командасын отты. Исәп — 2:1.

Уен беренче таймның уртасына кадәр генә күңелсез булып истә калды. «Рубин"ның Бразилия һөҗүмчесе Жонатас 24 нче минутта матчта исәпне ачты. Әлеге гол һөҗүмченең бу сезонда керткән 9 нчы тубы булды. Тайм төгәлләнергә 10 минут калып барганда «Рубин» исәп аермасын ике тупка җиткерде. Бу юлы уңышка шул ук Жонатас тырышлыгы белән Максим Канунников иреште.

Икенче таймда «Амкар» өстенлекне үз кулына алды һәм аларның әлеге тырышлыгы «Рубин» капкасына гол кертүгә китерде. Шунысы да игътибарга лаек: быелгы чемпионатта «Рубин» командасы капкасын беренче тапкыр Юрий Нестеренко саклады.

Әлеге җиңүдән соң «Рубин» 38 очко туплады һәм 2016−2017 елгы сезонны 9 нчы урында төгәлләде. «Спартак» — беренче, ЦСКА — икенче, ә «Зенит» командасы өченче урында.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!