Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.06.2017

"Рубин" командасындагы үзгәрешләр үз таяну ноктасын эзли

Сишәмбе, 13 нче июнь, "Таяну ноктасы" тапшыруы "Рубин" командасында үзгәрешләр" темасына әңгәмә оештыра.

Ток-шоуның спорт сорауларына җавапны студия кунаклары эзли: спорт журналисты һәм "Идел" журналы баш мөхәррире Радик Сабиров, "Яңа Гасыр" телеканалының спорт тапшырулары баш редакциясе җитәкчесе Алмаз Гафиятов һәм танылган спорт белгече, журналист Фәрит Салихов Татарстан футболы өлкәсендә булган соңгы үзгәрешләрдә уңай һәм тискәре якларны эзлиләр.

Искәртеп узыйк, узган атнада "Рубин" футбол клубына кабаттан баш тренер итеп Корбан Бердыевны билгеләделәр. Моңа кадәр атаклы белгеч баш тренер буларак "Ростов" командасында 2014 нче елның декабреннән бирле эшләде. Ә 2016 елның сентябреннән вице-президент һәм тренер вазыйфасына билгеләнгән иде. Аның кул астында "Ростов" үз тарихында беренче тапкыр 2015-2016 нчы елгы Россия чемпионатында көмеш медаль иясе булып танылды, Ауропа лигасының 1/8 финал раундына кадәр барып җитте. Бу көннәрдә команда Австриягә беренче сезон алды җыенына юл алды. Анда футболчыларны ике контроль уен көтә.

"Рубин" командасына кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 13 нче июнь, "Таяну ноктасы" тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20