Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.10.2016

"Рубин" Краснодарда җиңелде

Кичә тугызынчы тур кысаларында Казанның Рубин командасы "Краснодар"га оттырды, исәп 0:1.

Беренче тайм бертигез көрәштә үтте. Кубанльлеләр атакаларын көчәйтә бардылар. Шул рәвешле 45 минут үтте. Баш арбирт өстәгән өч минутта исә туп "Рубин" капкасына очты: Жоаузиньо штрафнойга җибәрде, Ари атылган тупны эләктерде һәм көчле итеп кертте. Рыжиковның талпынуы кунакларны коткара алмады, исәп 1:0.

Беренче тәнәфестән соң казанлылар ныклап уенга кереште. Ярымсакчы Максим Лестьен һәм һөҗүмче Рифат Җамалетдинов чыктылар. Әмма башка гол кермәде.

Тугыз турдан соң казанлылар активында 9 очко, алар 16 урыннан 10сын били.

15 октябрьдә узачак турда Kazan-Arena стадионында «Рубин» Самараның «Крылья Советов» командасын кабул итәчәк.

«Краснодар» (Краснодар) – «Рубин» (Казань) – 1:0 (1:0). 
Гол: Ари (46).
Кисәтүләр: Каборе, Ари – Самбрано, Набиуллин, Канунников.
«Рубин»: Рыжиков, Самбрано, Бурлак, Набиуллин, Бауэр, Ткачук, Сонг (М’Вила, 84), Карадениз (Лестьенн, 59), Оздоев, Самуэль (Жемалтдинов, 74), Канунников.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20