Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.11.2015

«Рубин» - «Ливерпуль» матчын шәп итеп оештырып, алга таба Евролига финалларын уздыруга дәгъва кылабыз – Казан мэры Илсур Метшин

«Рубин» - «Ливерпуль» матчын шәп итеп оештырып, алга таба Евролига финалларын уздыруга дәгъва кылабыз – Казан мэры Илсур Метшин 5 ноябрьдә Казанда футбол яратучылар өчен вакыйга - “Рубин” белән “Ливерпуль” матчы була. Европа Лигасының төркем этабы кысаларында буласы матч өчен “Казан Арена” стадионы әзерләнде, аерым алганда, быел җәен су спорты төрләре буенча ФИНАның 16 нчы дөнья чемпионатына вакытлыча куелган бассейннарны сүтеп алып, футбол кырының үлән өслеге өр-яңадан җәелде.

Бу мәсьәлә турында бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә сүз булып, мэр һәм “Рубин” клубы президенты Илсур Метшин, бу вакыйганы шәп итеп оештырып, алга таба Евролига финалларын уздыруга дәгъва кылырбыз, хәзер билетлар актив рәвештә сатыла, 45 мең җанатар аны тамаша кылыр дип көтелә, диде. Европа Лигасында бу беренче рәсми матч, Евролигага лаек икәнебезне күрсәтергә тиешбез, Казан Универсиада, су спорты дөнья чемпионаты гына түгел, УЕФА һәм ФИФА дәрәҗәсендәге теләәсә нинди уеннарны да, дип басым ясап әйтте ул. “Матч үткәрергә шәһәребезнең үзәк стадионы гына дәгъва кылган иде, узган атнаны 45 мең кеше тамаша кылышлы “Казан Арена”, алдан заявка бирмәгән килеш, УЕФАның рөхсәтен алды, бу инде әлеге оешманың персоналы хәлебезгә керде, безне аңлады, нәтиҗәдә, килеп карап, матч уздырырга рөхсәт бирде, дип сөйләде И.Метшин.

Матч буласы көнне җәмәгать куркынычсызлыгы тәэминаты мәсьәләсендә Россия ЭЭМның Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Валерий Красильников, җәмәгать сагына эчке эшләр органнарының 500ләп хезмәткәре, әлеге министрлыкның эчке гаскәрләреннән 150 хәрби, 500 контролер-урнаштыручы, хосусый сакчылык җәлеп ителәчәк. Матчка кадәр 2,5 сәгать алдан объектны этләр белән кинологлар карап-тикшереп чыгачак һәм әйләнә-тирәсе сакка куелачак. Транспорт полициясе белән бергә тимер юл вокзалында да контроль көчәйтеләчәк, чөнки башка калалардан җанатарлар килүе-китүе көтелә, диде шәһәрнең баш полицейские.

Шәһәр Башкарма комитетының транспорт комитеты башлыгы Айдар Абдулхаков ышандырганча, 5 ноябрьдә кич шәһәр җәмәгать транспорты озайтылган көн режимында эшли. Аерым алганда, стадионга йөри торган 15 автобус һәм 2 трамвай маршруты 24.00гә кадәр хезмәт күрсәтә, матч беткән төшкә 23.00гә “Казан Арена”ның Х.Ямашев проспекты ягына 87 берәмлек транспорт (69 автобус һәм 18 трамвай) кайтучыларны ташырга әзер булып тора. “Шаттл” тибында 6 автобус (6 минутлы интервал белән) 19.00дән 24.00гә кадәр Чистай урамы ягыннан метрополитенның “Кәҗә бистәсе” станциясенә ташый, метрополитен исә ул көнне 0.30 минутка кадәр эшли.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов җәмәгать туклануы, сувенир продукциясе сату кебек андый зур чараларда оештырыласы сәүдә турында, “Казан Арена” стадионында көнчыгыш һәм көнбатыш трибуналарда тулы цикл азык-төлек җитештерү җиһазлары белән тәэмин ителгән, нәтиҗәдә, бу 45 мең кешене яңа әзерләнгән ризыклы итү мөмкинлеге бирә, дип сурәтләде. Стадион территориясенә керү белән, тамашачылар җыйнак ярминкәгә эләгә: Чистай урамы ягыннан медиа-фасад алдында бизәлгән 16 йорт һәм татар милли фаст-фуд сата торган 2 павильон куела. Матч башланганчы 2 сәгать алдан, ягъни 19.00дән эшен башлаячак ярминкәдә футбол клублары атрибутикаларыннан тыш, чәй, кофе, кайнар шулпа, камыр ризыклары тәкъдим ителә. Стадион эчендә исә 4 трибунада тамак ялгап алу мөмкинлеге карала, 15 минутлы тәнәфестә күп кеше ризыкланырга чиратка басасын исәпкә алып, 200 стационар һәм 20 мобиль сату урыны булдырыла. Фуд-кортлар зонасында 300дән артык кеше хезмәт күрсәтәчәк, дип бәян итте И.Кузнецов.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20