Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.01.2016

“Рубин” Португалиядә өч контроль матч уздырачак

2016 нчы елда Португалиядә беренче җыеннарда (Лагуш, 16-29 гыйнвар) Казанның “Рубин” футбол командасының контроль матчларын үткәрү даталары һәм көндәшләре билгеле булды.

20 нче гыйнварда “Рубин” Португалиянең Фару шәһәреннән “Фаренсе” клубы (агымдагы 17 нче урын) белән уйнаячак. 24 нче гыйнварда казанлыларның көндәше Австрия Бундеслигасыннан “Маттерсбург” командасы булачак. 28 нче гыйнварда “Рубин” Польшаның Ленчна шәһәреннән “Гурник” командасына каршы уйнаячак (агымдагы 9 нчы урын), дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20