Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.06.2016

«Рубин U16» Россия чемпионы булды

Казанның «Рубин U16» командасы Ивановода спорт мәктәпләре командалары арасында (2000 елда туган уенчылар) футбол буенча Россия беренчелегенең финал турнирында җиңде. Бу хакта Казан клубы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тренерлар Игорь Родькин һәм Иван Крылов җитәкчелегендәге команда Россия чемпионы титулын яулап финал турнирында җиңде. Финалда Казанның яшь футболчылары Санкт-Петербургның "Зенит" командасындагы яшьтәшләре белән очраштылар. Уенда төп вакыт 0:0 исәбе белән тәмамланды, пенальти сериясендә казанлылар төгәлрәк булды, исәп - 6:5.

Өченче урын өчен матчта Мәскәүнең "Спартак" командасы пенальти сериясендә Петербургның "Зенит" командасын җиңде.

Элегрәк Казан академиясе командалары (1991, 1993 һәм 1997 елгы спортчылар) төрле елларда Россия чемпионнары булды

«Зенит» (Санкт-Петербург) – «Рубин» – 0:0 (5:6 пен.).

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20