Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.06.2016

«Рубин» яңа уенчы белән килешү төзеде

«Рубин» футбол клубы Швейцариянең 24 яшьлек сакчысы белән килешү төзеде. Мориц Бауэр Казан командасында 23 номер астында уйначак, дип хәбәр итә "рубинлы"лар матбугат хезмәте.

Мориц Бауэр 1992 елның 25 гыйнварында Швейцаринең Винтертур шәһәрендә туган. Аның төп позициясе – уң сакчы. Шулай ук сул сакчы һәм кырый ярымсакчы позицияләрендә дә уйнарга сәләтле. «Винтертур» клубы футбол мәктәбендә тәрбияләнгән. 2010-2016 елларда «Грассхопперс» командасы өчен уйнаган. 2015/16 сезонда үз клубының уң сакчысы буларак 35 матч уйнаган. 2012/13 сезонда Швейцария кубогы иясе. Швейцария үсмерләр һәм яшьләр клублары өчен чыгыш ясау тәҗрибәсе бар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20