Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.09.2016

“Рубин”ның тәүге җиңүе: 7:0 урынына – 3:1

Командалар чемпионатта 6 нчы тур уеннарын уздырды. 12 сентябрьдә “Рубин” футболчылары Казанда Үзәк стадионда Екатеринбургның “Урал” командасын кабул итте һәм, ниһаять, бу сезонда беренче җиңүен яулады – 3:1.


12се уңыш китерә

“Рубин” өчен тәнәфес файдага булырга охшап тора – үзгәрешләр шунда ук күзгә ташланды. Футболчылар – Янн Мвила, Максим Лестьенн һәм Крис Мавинга “Рубин”ның сезонда уйный алырлык исемлеккә кертелде. Команда капитаны Олег Кузьмин да имгәнгәннән соң күнегүләр уздыра башлады. Баш тренер Хавьер Грасиянең дә кәефе начар түгел.

– Озакка сузылган тәнәфесне файдага уздырырга тырыштык. Бу беренче җиңү яуларга булышачагына ышанам. Тәнәфес вакытында алга таба тагын бер адым ясадык. Командага Янн Мвила һәм Крис Мавинга кушылды, безнең гаилә тагын да тулыланып китте. Казанга килгән вакытта озакка сузылган проект турында сөйләшенде. Безнең хәзергә төп максат – коллектив төзү. Бу җиңел эш түгел. Шулай да дөрес юлда булуыбызга ышанам, – дигән иде ул уенга кадәр берничә көн алдан.



Уңышсыз сериядән соң шундый ышанычлы җиңү яулана икән, кайбер саннарга да игътибар итә башлыйсың икән ул: узган елның 12 сентябрендә “Рубин” үз кырында “Локомотив”ны откан булган. Нинди исәп белән, дисезме – 3:1.

Кемгә бәйрәм, кемгә ял

Корбан булган җирдә, “Рубин”да җиңә, дип шаяртыр кайберәүләр 12 сентябрьнең Корбан бәйрәменә туры килүенә ишарәләп. Әмма стадионда Татарстан халкының ял итүе әллә ни чагылыш тапмады – “Рубин”га көч бирергә килүчеләр саны 6 меңгә дә тулмаган иде. Сезонда моннан да азрак санда тамашачының килгәне хәтердә түгел. Җиңүсез сериянең 5 уенга сузылуының бер нәтиҗәсе иде бу. Кызганыч, килмәүчеләр “Рубин”ның яңа тарихындагы әлегә иң яхшы уенын күрә алмый калды.

Тамашачылар димәктән, “Рубин”ның җанатарлар секторы гомумән буш иде. Шул рәвешле Казанның “Рубин Ультрас” җанатарлар төркеме Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан кулланылган кырыс тикшерү чараларын сәбәп итеп, байкот белдерергә булган.

Җанатарларсыз стадион майсыз ботка кебегрәк шул – тәмле булса да, нидер җитми. Монысы клуб җитәкчелеге колагына. Җанатарлар проблемасы сәяси юнәлеш буларак зурга җибәрелмәсен иде.

Жонатас, Рочина, Лестьенн...

“Рубин”ның баш тренеры Хавьер Грасия алтынчы уенга алты төрле старт составы билгеләү белән күпләрне шаккатыра. Кичә, мәсәлән, старт составында Магомед Оздоевның булмавы төрле сораулар кузгатты. Әмма старт составында уенга чыккан һәр футболчысы да мактауга лаек иде. Гол кертә алганнары да, 100 %лык мөмкинлекләрне кулдан ычкындыручылары да.



– Кырдагы хәл исәптә чагыла, – диде көндәш команданың баш тренеры Вадим Скрипченко. – “Рубин” дүртенче, бишенче голларны да кертергә мөмкин иде.

Монысы “Рубин”ның Бразилия һөҗүмчесе Жонатасның “бакчасына таш ату”. Бер сәгать дәвамында берүзе өч-дүрт гол кертү мөмкинлеген кулдан ычкындырды ул. “Исәп 3:1 түгел, 7:0дә була алыр иде”, – дип белдерде команда сакчыларының берсе Карлос Самбрано.

Аның каравы “Рубин” составында тәүге матчын уздырган Максим Лестьенн үз мөмкинлегеннән оста файдаланды – 20 минут эчендә үз сүзен әйтергә өлгерде. Хавьер Грасия җиңү яуларлык составны тапты кебек. Димәк, “Рубин” өчен чемпионат башлана гына әле. Ә алда – 19 сентябрьдә безне Санкт-Петербургта “Зенит” көтә.



“Рубин” (Казан) – Урал (Екатеринбург) – 3:1 (1:0). Голлар: Ткачук, 70; Лестьенн, 76 – Новиков, 29 (үз капуасына); Павлюченко, 87.

“Рубин”ның составы: Рыжиков, Бауэр, Самбрано, Санчес, Нәбиуллин (Бурлак, 90+), Камболов, Сонг, Канунников, Рочина (Җамалетдинов, 84), Ткачук, Жонатас (Лестьенн, 67).

Хавьер шат

Хавьер Грасия Казанның салкыннарын тоемлый башлады инде. Уен башында затлы кәчтүм-чалбардан ялтырап алса да, азактан калын куртка эченә кереп чумды. Киләсе турларда башында бүрек, кулында йон бияләйләр күрсәк тә гаҗәпләнмәбез – Испания кояшыннан гайре салкыннар күрмәгән остаз өчен Россия көзе дә кышка тиң булырга мөмкин. Әле бит шул салкында үзе белән килгән уенчыларын да уйнатасы бар. Җиңү тәмен сизгәч кенә, менә шул кырыс шартлар аяк чала күрмәсен инде.

Ә бүгенгә Хавьер Грасиянең кәефе яхшы әле.



– Бу – мөһим җиңү, – диде ул уеннан соң – Безгә көч өстәлде һәм басымнардан котылдык. Команда дөрес юлда. Бу күпсанлы җиңүләрнең беренчесе булсын иде. Дөрес, күбрәк гол кертү турында хыялландык. Шулай да команда куйган тырышлыкны бәяләр идем. Җиңү – мөһим адым. Азактан кирәкмәс гол керттерүебез генә кызганыч.

– Максим Лестьенның тәүге матчына нинди бәя бирерсез?

– Аңа ике гол кертергә кирәк иде (елмая). Уенга чыгуы мөһим иде. Жонатасны чыгарып җибәрергә теләмәсәк тә, ул мөмкинлекләрдән файдалана алмагач, әлеге адымга бардык. Максим безгә бик нык булышты.

...Баш тренер командага зур басым булуын яшерми. “Тәнкыйтьне күтәрергә туры килде, – ди ул. – Ә бүген егетләрне мактарга кирәк”. Килешик һәм дәвамлы мактаулар булуын телик. Җанатарлар белән берлектә, әлбәттә.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20