Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.01.2015

Рубль кыйммәте төшү тугыз илнең иктисадына яный

Рубль кыйммәте төшү, Россиядә эшләүче гражданнардан акча күчерүгә бәйле булган тугыз илнең иктисадына җитди куркыныч тудыра, дип хәбәр итә РИА «Новости» «The Guardian» сылтама белән.
Бөтендөнья банкы мәгълүматларына караганда, Армения икътисадының 21 проценты, Грузия икътисадының 12 проценты, Кыргызстан икътисадының 31,5 проценты акча күчерүләренә бәйле, Молдовия – 25, Таҗикстан -42, Украина – 5,5, Литва – 4,5, Әзербайҗан -2,5 Үзбәкстан – 12. Бу илләргә күчерелгән акчаның күпчелеген Россиядән кертелгән акча тәшкил итә.
Газета Бөтендөнья банкына сылтама белән бердергәнчә, гомумән 2015 елда бу илләр 10 миллиардтан артык доллар югалтырга мөмкин. Бу илләрнең кайберсендә рубль кыйммәте төшү сәяси кризиска да китерергә мөмкин.
Рубль кыйммәте төшү Төркмәнстан валютасының кыйммәте төшүгә китергән һәм Казакъстан тәңкәсе белән дә шул ук хәл булырга мөмкин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20