Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.01.2016

Рубль нефть бәясе арту фонында доллар һәм еврога карата ныгыды

Рубль нефть бәясе арту фонында доллар һәм еврога карата ныгыды.
Доллар буенча беренче килешүләр 75,13-75,685 сум тирәсендә узган, уртача минут ярым эчендә курс 75,44 сум тәшкил иткән (-96 тиен). Сәүдә башында евро уртача 82,21 сум (-1,29 тиен) торган. Бивалюта кәрзине 78,49 сум (-1,07 тиен) тәшкил иткән.
Шул ук вакытта доллар һәм евро курсы гамәлдәге рәсми курстан 1,83 сумга түбәнрәк. Ике валюта да 11 гыйнвардан хәзергә кадәрге чорда минимумны яңартты, дип хәбәр итә "Интерфакс".
Сәүдә ачылганда доллар 75 сумнан да төште.
Рубльнең доллар һәм еврога карата артуы нефть бәясе күтәрелүен һәм капитал базарында хәлләр яхшыруын чагылдыра, дип билгеләп үтә экспертлар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20