Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
05.12.2017

Өр-яңа татарча мультфильм күрсәтелә башлый

Дүшәмбедән «Яңа Гасыр» каналы өр-яңа татарча мультфильм күрсәтә башлый. Күптән түгел генә тәрҗемә ителгән «Фиксиләр» мультфильмының рус телле вариантын балалар бик яратып кабул иткән.

Татар киносы вак, ләкин ышанычлы адымнар белән алга бара. Аңардан балаларыбызны кечкенәдән тәрбияли торган татар мультфильмнары да калышмый. Бай мәгълүматлы, нәниләр күңеленә хуш килгән «Фиксиләр» образының татарча сөйләшә башлавы күп балаларны сөендерергә өлгерде. Татар телендә «Фиксиләр» мультфильмын җырчы Рөстәм Сәрвәров, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй, укучы Энҗе Әхмәтҗанова татарчалаштырганнар.

Татар студияләренең тәрҗемәләргә беренче тапкыр гына тотынуы түгел. «Моңарчы үзебез яратып карап үскән совет мультфильмнарын тәрҗемә иттек. 2010 нчы елдан башлап шундый кырыкка якын мультикны татарча сөйләшергә өйрәттек. Карлсон, Крокодил Гена һәм Вини Пух… Нигә бу юлы нәкъ менә Фиксиләргә тукталдык диярсез. Бу мультфильм балаларны техниканы, хезмәтне яратырга, тырыш, эзләнүчән булырга өйрәтә, күп мәгълүмат бирә, бик игелекле һәм күңелле дә,» — диде Рөстәм Сәрвәров, сайлауларының сәбәбен шәрехләп.

Татарча «Фиксиләр» мультсериалын һәр эш көнендә 16:10 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!