Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.06.2015

Саба районы Миңгәр Сабан туе мәйданнары янә кунаклар дәшә

Сабан туе – татар халкының үзенчәлекле милли бәйрәме. Чәчү эшләре тәмамлануга, хезмәт һәм дуслык бәйрәменә, күңел ачарга дип, бар халык ашкына. Сабан туенда татарның барлык гореф-гадәтләре матур итеп сурәтләнә. Бәйрәм мәйданында милли костюмнар кигән биючеләр, җырчылар чыгыш ясый, кызыклы халык уеннары уйнатыла. Теләгән һәр кеше үз көчен, үз осталыгын һәм җитезлеген күрсәтә.

Татарстанның Саба районы Миңгәр авылы Сабан туе ничә ел рәттән дистәләгән мең халыкны кунак итә. Аларны ул күптөрле мәдәни-спорт чаралары, концерт программалары белән таң калдыра. Быел да бу традиция дәвам итәчәк. 6 июнь көнне янәдән Миңгәр мәйданнары Сабан туена кунаклар дәшә.

Гадәттәгечә, Миңгәр Сабан туенда һәр кеше катнаша алачак. Спорт ярышлары, баггиларда
 ралли-узыш, чын ир-атлар өчен каршылыклы йөгерү, арбалы ат чабышы, Мишә елгасы буенча катамараннарда йөзү, гольф уйнау, балык тоту, аттракционнар, кабатланмас концерт һәм башка бик күп кызыклы уеннар. Әлеге барлык уен-тамашалар берничә мәйданда үткәреләчәк. Балалар мәйданчыгы, спорт уеннары, үзәк мәйдан, яшьләр сәхнәсе – күңелегезгә хуш килгәнен үзегез салый аласыз!

Сабан туе шулай, шаулап-гөрләп, кичкә кадәр дәвам итә. Бәйрәм тамашасы салют белән тәмамланачак.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20