Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
29.08.2017

Сабада традицион август киңәшмәсендә узган уку елына нәтиҗәләр ясадылар

Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калды. Балаларга белем һәм тәрбия бирү эшенә керешер алдыннан мәгариф хезмәткәрләре традицион август киңәшмәсендә узган уку елына нәтиҗәләр ясадылар, алга бурычлар куйдылар. Мәгарифне заман таләпләренә җавап бирерлек итеп камилләштерү иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Конференция эшендә Саба районы мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров 2016—2017 уку елында районыбызның мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге белән җентекләп таныштырды, дип яза җирле басма.

Күрсәткечләр куандыра да, уйландыра да… Белем бирү өлкәсендә югары уңышларга ирешкәннәр үрнәк итеп күрсәтелде, белем бирү сыйфаты буенча күрсәткечләре түбән булучылар тәнкыйтьләнде. Иң куанычлысы шул: быел Саба районы Татарстанда авыл мәктәпләре арасында белем бирү сыйфаты рейтингында 1 урынга лаек булды. Узган ел районыбыз әлеге баскычта 6нчы урында булса, бу узган уку елында мәгариф хезмәткәрләренең максатларына ирешү юлында куйган тырышлыкларын ачык чагылдыра.

Быел Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре узган ел белән чагыштырганда күпкә яхшырып, ун фәннән уртача балл республика күрсәткеченнән узып киткән. Илфат Шакиров үз чыгышында укучыларның белемнәре объектив бәяләнмәвенә дә ризасызлыгын белдерде. «Муниципаль контроль эшләрдә түбән билге алучыларга чиреккә уңай билге куелу очраклары күзәтелә. Бу киләсе уку елында да ныклы контрольгә алыначак», — дип искәртте.

Узган уку елында Бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларының муниципаль һәм төбәкара этапларында иң күп күрсәткечле булып Сәләтле балалар мәктәбе танылды, Олы Кибәче — 1нче, Арташ төп мәктәбе — 2нче, Эзмә урта мәктәбе 3нче урынны алды. Кибәче һәм Эзмә мәктәпләре узган елгы югары баскычны тотрыклы саклый алганнар. Биш ел дәвамында район балалар бакчаларында балаларның мәктәпкә әзерлеген тикшерү буенча мониторинг үткәрелә. Агымдагы елда «Бәләкәч», Тимершык, Югары Шытсу балалар бакчалары нәниләрне мәктәпкә әзерләүдә үрнәк итеп куелдылар.

Тәрбия һәм өстәмә белем бирү эшчәнлеге буенча да районыбыз республика рейтингында 4 урынны били. Югары Симет, Олы Арташ төп, Лесхоз урта мәктәпләре алдынгылар рәтендә. Шәмәрдән лицее ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган «Уңышлы мәктәп» грантында җиңү яулады. Илфат Шакиров узган уку елын анализлау белән беррәттән, алдагы уку елына бурычлар да билгеләде. Яңа уку елында укыту-тәрбия процессында югары эффектлы, инновацион технологияләр куллану, база мәктәпләре челтәрен оптимальләштерү эшен дәвам итү, җитәкчеләрнең, педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү буенча системалы эш оештыру һәм болар мәгариф хезмәткәрләре алдына куелган бурычларның беркадәре генә. «Укытучы алдында иң зур бурыч — балага тирән белем һәм яхшы тәрбия бирү эше тора. Бу бик җаваплы хезмәт. Шуңа да мәгариф өлкәсенә дәүләтебез тарафыннан зур игътибар бирелә. Мәктәпләрнең елдан-ел матди-техник базасы ныгый, ремонтлана, автобуслар белән тәэмин ителә. Ел саен район бюджетыннан мәгариф системасына 100 миллион сум акча тотыла. Бу — бик зур сумма. Сынау программалары иң элек бездә гамәлгә ашырылу сәбәпле, сезнең алга зур бурычлар куела. Укытучы хезмәте һәрвакыт үз өстендә эшләүне ягъни үсештә булуны сорый. Һәрвакыт алга карап, югары күрсәткечләр яулаганнарның тәҗрибәсен кулланып, олы нәтиҗәләргә ирешерсез дип ышанам», — дип белдерде район башлыгы Рәис Миңнеханов.

«Узган уку елы Татарстанда мәгариф системасы өчен бик уңышлы булды», — дип конференция эшен дәвам итте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомум белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова. — Татарстан Мәскәү, Петербург кебек шәһәрләрдән генә калышып, 3нче урынга күтәрелде. Әлеге биеклектә сезнең дә өлешегез зур. Авыл районнары арасындагы рейтингта Саба районының 4 мәктәбе лаеклы урын алуы бик куанычлы. Мәктәпкәчә тәрбия буенча да Саба районы лидерлар арасында. Сездән алга таба тагын да куанычлы нәтиҗәләр көтәбез", — диде Тамара Федорова.

Узган уку елында укучыларга сыйфатлы белем һәм тәрбия эшчәнлеген югары дәрәҗәдә оештырган Килдебәк һәм Югары Симет урта мәктәпләренә Күчмә Кубок тапшырылды. Гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлап, лаеклы ялга китүче мәгариф ветераннары, зур нәтиҗәләргә, матур эш алымнарына ирешкәннәр район башлыгының, мәгариф бүлегенең Грамоталары, Рәхмәт хатлары, махсус премияләре белән бүләкләнделәр. Быел районыбызның педагогик составы тагын 32 яшь укытучыга артты.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций