Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.04.2016

Сабан туе бәйрәмен оештыру һәм уздыру методикасы һәм технологиясе буенча семинар-практикум була

 Татар халкының Сабан туе милли бәйрәмен Россия төбәкләрендә, чит илләрдә оештыру һәм уздыру эшенә ярдәм итү максатында, ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Традицион мәдәниятне үстерү үзәге 25 апрельдән 29 ына кадәр «Сабан туе бәйрәмен оештыру һәм уздыру методикасы һәм технологиясе» семинар-практикумын уздыра.

Анда катнашу өчен Россиянең 44 төбәгеннән һәм 7 чит илдән татар иҗтимагый оешмаларыннан 70 вәкил чакырылган, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Семинар-практикум Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренең өстәмә һөнәри белем бирү институты базасында уздырыла. Әлеге эшкә ТР Фәннәр академиясе, Россия Көрәш федерациясе вәкилләре җәлеп ителә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20